Керү рәвеше

Яңалыклар календаре

«  Март 2024  »
ДшСшЧшПҗҖмШбЯк
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031




Җомга, 29.03.2024, 08:16
Приветствую Вас Гость | RSS
Үрәзмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе

sur.mus@edu.tatar.ru-связаться с администратором

Төп бит | Регистрация | Керү
Тарихыбыз


Үрәзмәт урта мәктәбе тарихы

 

 

 

Үрәзмәт авылында урта мәктәп ачылганчы 703 укучы мәктәптә белем ала.

 

 

Үрәзмәт урта мәктәбе ачылгач директор булып эшләүчеләр

 

Мәктәп директорының исеме, фамилиясе

Эшләгән еллары

 

1

Мирзаянов Фатих М.

1954- 1956

2

Зияфиев Габдрахман

1956- 1958

3

Хаҗиев Равил

1958- 1962

4

Хөсәенов Нәһерлегаян

1962- 1965

5

Газетдинов Әнвәр Г.

1965- 1967

6

Вәлиев Сәйдел

1968- 1969

7

Шәмсиев Феликс

1969- 1976

8

Ахунова Вәсимә А.

1976- 1980

9

Хамаев Рөстәм

1980- 1981

10

Солтанов Борис М.

1982- 1989

11

Ибраһимов Ирхәт

1989- 1990

12

Солтанов Борис М.

1990- 1991

13

Рахмаев Вазих З.

1992-2007

14

Миргалимов Илнар Д.

2007-2008

15

Мухаметова Рәйхәнә Г.

2008-

Укытучы кадрлар составы

 

 

Белеме

1932

1954

1971

1975

1996

2008

 

Югары белемле

0

2

13

13

11

9

Тәмамланмаган югары белемле

0

4

3

9

3

2

Махсус урта белемле

1

4

5

3

4

3

Гомуми урта белемле

3

6

9

4

0

0

7 класс белемле

7

0

0

0

0

0

 

Барысы

11

16

30

29

18

14

 

 

 

Үрәзмәт авылында 1954 нче елда урта мәктәп вачыла. 2008 нче елга кадәр мәктәпне 1307 укучы тәмамлый. Шулардан 10 укучы мәктәпне алтын һәм көмеш медальләргә тәмамлый

  Октябрь революциясеннән соң авылның барлык хезмәт ияләрендә, аеруча яшьләрдә, белемгә омтылыш гаять зур була. Совет властеның баштагы елларында һәр авылга да укытучы җитмәгәнлектән,  авыл яшьләре грамотага өйрәнү өчен укый- яза белүче Фәрхетдинов Хәертдин абыйны үзләрен укытырга күндерәләр. Хезмәте өчен һәр кешедән берәр пот икмәк түлиләр.

  1923 нче елда Фәрхетдинов Хәертдин йортында 36 кеше белем ала. Ә моңа кадәр әле Үрәзмәт авылында болай укыту булмый. Яшь егетләр армиягә укый- яза белмичә китәләр. Бу вакытта Үрәзмәттә бер хат язу өчен, яки укыту өчен урам буйлап укый белүче эзләп йөрергә кирәк була. Кешеләрдә төп теләк укырга- язарга өйрәнү була. Алар тырышып грамотага өйрәнә башлыйлар. Яшьләр шулай тырышып укырга, язарга өйрәнгәндә, Әмәкәй волостеннан мәгариф инспекторы килгән. Яшьләр аңардан  бик үтенеп,  авылга укытучы җибәрүләрен сораганнар. Ниһаять, 1924 нче елда түземсезлек белән көткән беренче укытучылар- Кәрам һәм Гайния Баймурзиннар киләләр.

   Алар укырга теләгән балаларны Ситдыйк абыйлар өенә җыеп, дәресләр системасы белән укыта башлыйлар. Мәктәп оешкан елларда беренче укучылар Шайхуллин Гәрәй, Тимеркәев Ахун, Исхаков Зәки, Хамматуллин Ахмадулла, Галимов Мирзаһит һ.б. булалар.

   Икенче  укытучы булып 1926 нчы елда авылга Солтанов Мирза килә. Аңардан белем алучы укучылар Гыйззәтуллина Банат, Нурисламова Әминә, Сәлимова Шәйдә һ.б. булалар.

   1929 нчы елда Солтанов Мирза башка урынга җибәрелә, аның урынына Гыйләҗиева Зәйтүнә килә һәм мәктәп тә Арслан бай йортына күчерелә. Ул  ике ел эшләгәч китә һәм аның урынына Пучы авылы кызы Хаҗиева Фатыйма укытучы булып эшли башлый.

   Авыл халкы мәктәп төзү өчен кирәк- ярак кайгыртып йөргәндә, авылдагы мәчетнең януы бу мәсьәләне үзеннән- үзе хәл итә. Янган мәчеткә дәүләт тарафыннан 820 сум страховой акчасы бирелә. Гражданнарның гомуми җыелышы бу акчага мәктәп салырга карар чыгара һәм шуңа өстәп дәүләт мәктәп салырга дип 18000 сум акча бирә.

   Ниһаять, авыл халкының зур тырышлыгы һәм Совет хөкүмәтенең кайгыртучанлыгы белән 1932 нче елда мәктәп салынып бетә һәм файдалануга тапшырыла.

   Мәктәпне төзетү эше белән, башлангыч мәктәп мөдире буларак, Солтанов Кәрәм җитәкчелек итә. Мәктәпнең исеме ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп) була, ә укытучылардан Баймурзин Кәрам, Хаматов Каюм, Вәлиев Салих, Латыйпов Сабир, Вәлиева Җинан иптәшләр буда. ТБУМны беренче тәмамлап чыгучылар: Нурисламова Әминә, Гәрәева Шәйдә, Вәлиева Фатыймалар.  Шул ук чыгарылышта мәктәпне тәмамлаган Мухаметов Нурмый һәм Гыйззәтуллина Нурлылар Минзәлә педагогия училищесында укып, укытучы һөнәрен алалар, Гыйззәтуллина Нурлы үзебезнең мәктәптә укытып пенсиягә чыга, балаларны укыту- тәрбия эшендә үзенең намуслы хезмәтен куя, 1992 нче елда вафат була. Мухаметов Нурмый Бөек Ватан сугышында һәлак була.

   1932 нче елда Үрәзмәт мәктәбендә беренче пионер отрядлары төзелә башлый. Ул вакытта галстуклар булмый, ак материядән тегеп, аны кызылга манып такканнар. 1933 нче елда 5  пионер галстугы алып кайталар. Бу галстукларны уку алдынгылары Мирзаянов Фатих, Газизов Барый (физика- математика фәннәре докторы, Казан дәүләт педагогия университетында укыта), Ханов Мирхаҗиян, Шайхуллина Фәимәләргә тагалар. Алар укый- яза белмәүчеләрне укырга өйрәтәләр. Укучылар җәй һәм көз көннәре колхозга булышалар. Чүп утауда, печән җыюда, башак җыюда актив катнашалар. Ә зуррак укучылар ат куарга, көлтә бәйләргә булышалар. Пионерлар кырларга чыгып концертлар куялар. Алар басуны корткычлардан арындырганнар, кортларны чиләкләргә җыеп йөргәннәр.

   1935 нче елда директор булып Кәримов дигән кеше эшли башлый. Аннары бер- бер артлы Максудов (1937 нче ел), Сираҗиев Гыймай (1939 нчы ел), Галиуллин, Кадергулов (1940 нчы ел), Низамова Камал (1941 нче ел), Нәбиев (1943- 1948 нче еллар), Абдуллин (1948- 1952 нче еллар), Сарваров (1952- 1954 нче еллар) иптәшләр директор булып эшлиләр.

   Бөек Ватан сугышы елларында мәктәпләрдә укыту- тәрбия эшләре бик авыр шартларда алып барыла. Тәҗрибәле, белемле кадрлар барысы да фронтка китәләр.

   Мәктәптә сугыш чорында директор булып Низамова Камал эшли. Ул урта педагогик белемле була. Укытучылардан Миргалимов Касыйм, Мирзаянов Фатих (фронттан яраланып кайта) иптәшләрдән кала барлык укытучылар да хатын- кызлар, барысы да урта, җидееллык белемле генә булалар. Мәктәпнең укыту базасы бик ярлы булганга күрә, елга җитәрлек утын әзерләнмәү сәбәпле мәктәп бик салкын була.

   Утын ташу өчен мәктәпнең бары бер генә аты һәм бер генә үгезе була. Уку- язу әсбаплары булмый, һәр укучыга ел буена 1-2 дәфтәр бирелә, язу  карасы  корымнан, чөгендердән ясала. Язуны элекке китап битләренә язу юллары арасына язалар. Лампа яндыру өчен керосин булмый.

   Кешеләр шундый шартларда да белем алырга тырышалар. Укытучылар һәм тәрбиячеләр үз эшләрен намус белән башкаралар. Җәй көннәрендә укучылар һәм укытучылар колхоз кырында тырышып эшлиләр, башак җыялар, җир казыйлар. Шул чорда зур тырышлык белән укыган кешеләр арасында фән докторлары, рәссамнар, завод директорлары, колхоз рәисләре, агроном, зоотехниклар, механик, алдынгы комбайнерлар, трактористлар, шоферлар һәм башка һөнәр ияләре бар.

  


1954- 1955 нче уку елында Үрәзмәттә урта политехник белем бирү мәктәбе ачыла. Шул чорда мәктәп директоры булып Бөек Ватан сугышы инвалиды коммунист Мирзаянов Фатих (Үрәзмәт авылының үз кешесе) эшли башлый. Бөтен гомерен  балаларга белем бирүгә багышлаган Фатих абый 1990 нчы елда вафат була. Ул беренче урта мәктәпкә нигез салучы, оста җитәкче була. Урта мәктәпнең беренче укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мостафина Зифа була. Бу чорда мәктәп югары белемле укытучылар белән дә тәэмин ителә башлый, ә күпчелек урта белем белән укыталар. Мостафина Зифа һәм Мифтахова Галияләр югары белемле булалар. Мәктәпкә 12 авылдан укучылар килеп укый башлый...  

Шулар арасында мәктәптә укып чыккан язучы, шагыйрьләр, галимнәр булып китүчеләр байтак. Менә алар:

Габдуллин Тимерхатмулла, бөтен гомерен нефть өлкәсендә фәнни эзләнүләргә багышлаган, профессор

Гәләүтдинов Илдархан Гәләүтдин улы – Казан дәүләт университеты профессоры

Тимеркәев Борис – Казан дәүләт техник университеты профессоры

Гильметдинов Фәрит – язучы (вафат)

Наис Гамбәр – шагыйрь (вафат)

1964-1966 елларда күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ Үрәзмәт мәктәбендә укытучы булып эшли.

Мәктәбебездә Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов укыган.

Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) – шагыйрь (вафат)

Мизхәт Хәбибуллин – шагыйрь (вафат)

Газетдинов Миршәрип Хәсән улы – экономика фәннәре докторы

Газетдинов Фаил Ислам улы – юрист, адвокат, Татарстан Югары Советы вәкиле буларак, Республика адвокатларының квалификация комиссиясендә эшли. Татарстанның атказанган юристы, “Почетный адвокат России”.

Үрәзмәт мәктәбендә язучылардан, шагыйрьләрдән Фаяз Дунай, Асия Минһаҗева, Мөҗәһит эшләп киткән.

Мәктәбебездә чыныгу алып чыккан егетләребез читкә киткәч тә югалмыйлар. Шайгаянов Наил – көрәшче якташыбыз Түбән Камада республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар ала.


Copyright MyCorp © 2024